Хәрби хезмәттән качып йөргән өчен хөкем карары

2014 елның 22 сентябре, дүшәмбе
Әлмәттә хәрби хезмәттән качып йөргән егеткә хөкем карары чыгарылды. 20 яшьлек Илнур Ибраһимов РФ Җинаять кодексының 328 маддәсенең 1нче өлешендә каралган җинаять кылуда гаепле дип табылды. Тикшерүдән күренгәнчә, хәрби хезмәт үтүгә яраклы дип табылган хәлдә, ул 2012 елның апреленнән бирле нигезле сәбәпләре булмаган килеш, хәрби комиссариатка чакырулар була торып, анда килмәгән, шул рәвешле хәрби хезмәткә алынудан качып калган.

Суд аңа дәүләт файдасына 30 мең сум штраф түләргә хөкем чыгарды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International