ЯҢАЛЫКЛАР


30
сентябрь, 2014 ел
сишәмбе
Шәһәр мәйданында үткән чара быел укырга кергәннәрне студент тормышына ияләштерү, төркемдәшләре белән таныштыру, аларда команда рухы, бергәлек тойгысы тәрбияләү максатында оештырылды.
Интернетлашу буенча беренче урында Мәскәү тора, анда халыкның 70%тан артыграгы челтәрдән файдалана.
29 сентябрьдә Түбән Мактама бистәсендә яшәүче тыл хезмәтчәне, хезмәт ветераны Зәрига Шәһдуллина 101нче туган көнен билгеләп үтте.
Агымдагы елның сентябрь аенда Әлмәт полицейскийлары 389 литр ялган аракыны законсыз әйләнештән алганнар.
1-5 октябрьдә температураның кискен түбәнәюе көтелә, урыны белән юеш кар яварга мөмкин. Бу Скандинавия ягыннан зур циклон килүгә бәйләнгән.

29
сентябрь, 2014 ел
дүшәмбе
Башкала яңа ел сәяхәтләре өчен Россиянең иң яхшы биш шәһәре исемлегенә кертелгән.
Әлмәтнең 25 мәктәбендә Әтиләр шурасы төзелә.
22 сентябрь көнне Әлмәт полиция бүлегенең дежур бүлегенә 49 яшьлек ир-ат “КамАЗ” машинасын урлаулары турында хәбәр итә.
Хокук органнары гражданнарны мошенникларның үзләрен качаклар дип таныту очраклары турында кисәтә.
“Алнас” заводы предприятие территориясендә энергетика үзәге төзү турында “ТРАНСФИНГРУП” идарәче компаниясе белән килешү имзалады. Проектны гамәлгә ашыру “Алнас” елына 30 миллион сум чамасы экономик файда алачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International