Әлмәттә 389 литр сертификатсыз аракы әйләнештән алынган

2014 елның 30 сентябре, сишәмбе
Агымдагы елның сентябрь аенда Әлмәт полицейскийлары 389 литр ялган аракыны законсыз әйләнештән алганнар.

Бөтен продукция Казахстанда җитештерелгән. Аны таратучыларның продукциягә бернинди товар-транспорт документлары да булмый. Экспертиза эчемлекләрдә кеше сәламәтлеге өчен куркыныч матдәләр барлыгын күрсәтә. Серкә альдегиды нормадан өч тапкырга артып китә. Шулай ук эремәдә тиеш булмаган типтагы гексанол, буяулар һәм ароматизаторлар булуы ачыклана.

Чыганак: http://www.almet-rt.ru
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International