Синоптиклар һаваның бозылачагы турында кисәтәләр

2014 елның 30 сентябре, сишәмбе
1-5 октябрьдә температураның кискен түбәнәюе көтелә, урыны белән юеш кар яварга мөмкин. Бу Скандинавия ягыннан зур циклон килүгә бәйләнгән.

1 октябрьдә яңгыр, 2-3 октябрьдә карлы яңгыр булырга мөмкин. Температура көндез +3-8 градустан артмый, төннәрен -2 градуска кадәр суытуы көтелә. Төньяк-көнбатыштан секундка 13-18 метрга кадәр җил исәчәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International