Малайларны әтиләргә тәрбияләргә тиеш

2014 елның 29 сентябре, дүшәмбе
Әлмәтнең 25 мәктәбендә Әтиләр шурасы төзелә. Малайлардан чын ир-атлар тәрбияләүне күздә тотып оештырырга уйлаганнар. Баланы өендә 2-3 яшькә кадәр әни тәрбияли. Аннан алар бакчага, хатын-кыз тәрбияче кулына эләгә. Мәктәптә дә нигездә укытучылар гүзәл затлар эшли. Малайларны аталар белән ешрак очраштыру, бергә төрле сәяхәтләргә чыгу, спорт ярышлары оештыру планлаштырыла.

Чыганак: http://www.almet-rt.ru
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International