Бүген Россиядә интернет көне

2014 елның 30 сентябре, сишәмбе
Интернетлашу буенча беренче урында Мәскәү тора, анда халыкның 70%тан артыграгы челтәрдән файдалана.

Бәйрәмнең башы шуннан килә: Мәскәүдәге IT Infoart Stars компаниясе ике пункттан торган инициативаны якларга дип тәкъдим җибәрде. Беренчесе - 30 сентябрьне интернет көне дип билгеләү, икенчесе – бу көнне ел саен бәйрәм итеп, русча интернеттан файдаланучылар санын алу.

Тикшеренүләрдән күренгәнчә, Россиядә интернеттан көн саен файдаланучылар 90 миллионга якын җыела, һәм бу сан ел саен артуга бара.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International