Түбән Мактамада яшәүче әбигә 101 яшь тулды

2014 елның 30 сентябре, сишәмбе
29 сентябрьдә Түбән Мактама бистәсендә яшәүче тыл хезмәтчәне, хезмәт ветераны Зәрига Шәһдуллина 101нче туган көнен билгеләп үтте. Аны истәлекле көне белән район ветераннар советы Рәисе Васыйл Хуҗахмәтов, социаль яклау идарәсе башлыгының урынбасары Кадрия Гыйматдинова, “Кайгырту” фондының башкарма директоры Рафаэль Шәвәлиев, Түбән Мактама ветераннар советы рәисе Фәйрүзә Габитова котлады.

Ветеран Түбән Мактама авылында крестьян гаиләсендә туган, мәдрәсәдә укыган. 1930 елда Нәдер авылына кияүгә чыккан. Ире белән бергәләп 7 бала тәрбияләп үстергән. Сугыш вакытында, ирен фронтка озаткач, дүрт кечкенә баласының тамагын туйдырырга дип көн-төн колхоз эшенә йөргән. Ике баласы сабый чакта вафат булган. Җитмеш яшендә иреннән калган. Хәсрәтен җиңеләйтер өчен шигырьләр, бәетләр яза башлаган.

Рухы көчле, гамәлләре гадел дип сөйли аның турында якыннары. Зәрига әби үзен бәхетле һәм бай кеше итеп саный. 9 оныгы, 9 оныкчыгы бар. Бик өлкән яшьтә булуына карамастан, биш вакыт намазын калдырмый, ураза тота, гаиләдәгеләрне дә шуңа өнди. Әбинең сүзләренә караганда, озак яшәүнең сере – ходай кушканча сәламәт һәм дөрес гомер итүдә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International