“Алнас” заводы мәйдәнчыгында яңа Энергоүзәк барыкка киләчәк

2014 елның 29 сентябре, дүшәмбе
“Алнас” заводы предприятие территориясендә энергетика үзәге төзү турында “ТРАНСФИНГРУП” идарәче компаниясе белән килешү имзалады. Проектны гамәлгә ашыру “Алнас” елына 30 миллион сум чамасы экономик файда алачак.

24 МВт куәтле энергоүзәк төзү проекты “Алнас” заводын һәм башка кулланучыларны энергопродуктлар белән тәэмин итү максатында электр һәм җылылык энергиясе җитештерү һәм тапшыру объеекктлары комплексы төзүне күздә тота. Аның инвесторы - “ТРАНСФИНГРУП” идарәче компаниясе (Мәскәү).

Энергоүзәкне 2016 елның язына төзеп бетерү планлаштырыла. Шул вакытка кадәр “Алнас” заводы территориясендә гомуми мәйданы 4500 кв.метр булган, газ белән эшләүче, суыту комплексы булган электр станциясе төзеләчәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International