ЯҢАЛЫКЛАР


30
октябрь, 2014 ел
пәнҗешәмбе
Шушы елның гыйнварында ТР хөкүмәте карары карары белән 2914 елда гражданлык оборонасы, гадәттән тыш хәлләрне булдырмау һәм бетерү, янгын куркынычсызлыгын һәм сулыкларда кешеләрнең иминлеген тәэмин итү буенча төп чаралар планы расланган иде.
Әлмәт мәшгульлек үзәге “Пенсионерлар өчен вакансияләр ярминкәсе үткәрә.
29 октябрьдә 22.00 сәгатьтән соң Госалкоголинспекциянең Әлмәт территориаль органы хезмәткәрләре район һәм шәһәр буенча РПС хезмәткәрләре белән берлектә сыра сатучы сәүдә нокталарына рейд ясадылар.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Әлмәттә “Татнефть” ААҖ нең штаб-фатирында республиканың кече нефть компанияләре эшчәнлеге буенча киңәшмә үткәрде. Киңәшмәдә “Татнефть” ААҖ генераль директоры Наил Маганов, ТР тармак министрлыклары һәм ведомстволары, федераль органнарының территориаль бүлекчәләре җитәкчеләре катнашты.
Моннан 126 ел элек 30 октябрь көнне шариклы ручкага беренче патент алына.
Моннан 150 ел элек үк Россиядә флот инженер-механиклары оешмасы төзелә.
1 ноябрьдән җир һәм транспорт өчен салым түләү срогы чыга.
1 ноябрьдә Әлмәттә чираттагы авыл хуҗалыгы ярминкәсе булачак. Ул “Шифа” сәүдә үзәгенең авторанспорт парковкасы территориясендә үтә. Адресы Төзүчеләр проспекты, 10а.
Әлмәт шәһәре прокуратурасы 48 яшьлек Л.ны мошенниклыкта гаепләде һәм ул 5 мең сум штраф түләргә тиеш була, дип хәбәр итә ТР буенча РФ прокуратурасы матбугат хезмәте.
Якташыбыз Анатолий Никифоркин истәлегенә багышланган волейбол турниры 1 ноябрьдә 10.00 сәгатьтә башланачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International