Эшсезлек буенча законсыз рәвештә пособие алган әлмәтле хөкем ителде

2014 елның 30 октябре, пәнҗешәмбе
Әлмәт шәһәре прокуратурасы 48 яшьлек Л.ны мошенниклыкта гаепләде һәм ул 5 мең сум штраф түләргә тиеш була, дип хәбәр итә ТР буенча РФ прокуратурасы матбугат хезмәте.

Суд Л.ның 2013 елның ноябреннән алып эшсезлек буенча Әлмәт мәшгульлек үзәгендә исәптә торуын ачыклый. Шул ук вакытта әлеге ханым шәһәрнең бер пиццериясендә эшләп, ай саен хезмәт хакы ала. Әмма мәшгульлек үзәгенә Л. бу хакта хәбәр итәргә ашыкмый. Нәтиҗәдә, ул барлыгы 23 мең сум пособие ала.

Суд утырышында Л. үз гаебен тулысынча таныган. Хөкем карары үз көченә кергән.

http://www.almet-rt.ru
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International