ЯҢАЛЫКЛАР


31
октябрь, 2014 ел
җомга
ТР Дәүләт Советында салымга кагылган закон проектлары кабул ителде
Россия почтасы ноябрь бәйрәмнәренә эш режимын төзеде
“Уңайлы мохит” федераль программасы Татарстанда менә инде 4 ел гамәлгә ашырыла. Республикабыз 2011-2015 елларга исәпләнгән бу башлангычка беренчеләрдән булып алынды. Баштагы ике елда ул тәҗрибә рәвешендә бары өч төбәктә генә кулланылса, 2013 елда уңайлы мохит тудырырга Россиянең 13 субъекты алынды. Быел инде программада 74 төбәк катнаша.
1 ноябрьдә Әлмәттә чираттагы авыл хуҗалыгы ярминкәсе булачак. Ул “Шифа” сәүдә үзәгенең авторанспорт парковкасы территориясендә үтә. Адресы Төзүчеләр проспекты, 10а.
“Римера” компанияләр төркеменең Әлмәттәге “Алнас” заводында «Роснефть-Ставропольнефтегаз” компаниясе өчен югары көчәнешле яңа электр двигателе эшләнде, ул нефть чыгару өчен электр энергиясен 25%тан күбрәк экономияләргә мөмкинлек бирә.
30 октябрьдә илебездә сәяси репрессия корбаннарын искә алу көне. Рәсми мәгълүматларга караганда, андыйлар саны элекке союздаш республикаларны да исәпкә алганда 10 млн нан артык.
Росреестрның ТР буенча идарәсе сезне якынлашып килгән бәйрәмнәр – Халык бердәмлеге көне һәм Татарстан Республикасының Конституциясе көне белән котлый, һәммәгезгә дә бәхет, татулык, тотрыклылык һәм иминлек тели.

30
октябрь, 2014 ел
пәнҗешәмбе
ТР Дәүләт Советының бүгенге утырышында “Татарстан Республикасы дәүләт органнары һәм Татарстан Республикасы җирле үзидарә органнары эшчәнлеге турындагы мәгълүматны алу мөмкинлеген тәэмин итү хакында”гы ТР законы проекты “Дәүләт органнары һәм җирле үзидарә органнары эшчәнлеге турындагы мәгълүматны алу мөмкинлеген тәэмин итү хакында”гы 2009 елның 9 февралендәге 8-ФЗ номерлы Федераль закон нигезендә әзерләнгән.
Һәр төбәкнең мактанычы, горурлыгы булырдай шәхесләре бар. Әдәбият, сәнгать өлкәсендә шагыйрә Саҗидә Сөләйманова исеме аерым урын алып тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International