Республика башлыгы, запаслар структурасында авыр чыгарыла торган нефть өлеше зур булган шартларда ирешелгән позицияне саклау мөһим, дип билгеләп үтте. Аның сүзләренә караганда, биредә заманча технологияләрнең роле зур. Ул игътибарны санкцияләр шартларында импортны алмаштыручы технология һәм җиһазлар белән шөгыльләнергә кирәклегенә юнәлтте.
“Нефтеконсорциум” ЯАҖ генераль директоры Фәнис Вәлиев 2014 елның 9 аенда ТР кече нефть компанияләренең эшчәнлеге һәм ел ахырына кадәр көтелгән нәтиҗәләр турында сөйләде. Гыйнвар-сентябрьдә кече нефть компанияләре 5 млн 180 мең тонна нефть чыгарган, узган елга караганда, 138 мең тоннага күбрәк. Ел нәтиҗәләре буенча 6 млн. 800 мең тонна нефть чыгару планлаштырыла, - бу планнан 6 процентка артык.
ТР финанслар министры Радик Гайзатуллин кече нефть компанияләренең республика бюджетына түләүләрен шәрехләде.