Сәүдә объектларына рейд

2014 елның 30 октябре, пәнҗешәмбе
29 октябрьдә 22.00 сәгатьтән соң Госалкоголинспекциянең Әлмәт территориаль органы хезмәткәрләре район һәм шәһәр буенча РПС хезмәткәрләре белән берлектә сыра сатучы сәүдә нокталарына рейд ясадылар.

Рейд барышында сыра продукциясен закон белән тыелган вакытта сату фактлары ачыкланды. Белоглазов урамындагы 56 йортта һәм Ленин урамындагы 189нчы йорттагы кибетләрдә законны бозалар. Бу сәүдә объектлары җәмәгать туклануы предприятиеләре түгел, шунлыктан аларда 22.00 сәгатьтән соң сыра сату тыела.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International