Анатолий Никифоркин истәлегенә багышланган волейбол турниры булачак

2014 елның 30 октябре, пәнҗешәмбе
Якташыбыз Анатолий Никифоркин истәлегенә багышланган волейбол турниры 1 ноябрьдә 10.00 сәгатьтә башланачак.

Сәламәт яшәү рәвешен хуп күрүче Анатолий Никифоркин спортны пропагандалауга зур игътибар бирә иде. Күп еллар буен ул ветераннар арасында шәһәр волейбол федерациясен җитәкләде. Волейбол уенын универсаль булуы, ачык һавада гади мәйданчыкта да уйнап булуы өчен яратуын сөйләп туймый иде. Туп уены белән даими шөгыльләнү психик сәламәтлекне ныгыта, тискәре эмоцияләрне тыеп кала, димәк, нерв системасына уңай йогынты ясый.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International