Әлмәттә чираттагы авыл хуҗалыгы ярминкәсе үтәчәк

2014 елның 30 октябре, пәнҗешәмбе
1 ноябрьдә Әлмәттә чираттагы авыл хуҗалыгы ярминкәсе булачак. Ул “Шифа” сәүдә үзәгенең авторанспорт парковкасы территориясендә үтә. Адресы Төзүчеләр проспекты, 10а.

Ярминкәдә товарлар социаль бәяләр белән сатыла. Социаль яклау идарәсе өлкән яшьтәге кешеләргә алган әйберләрен кайтарып бирүне оештыра, ә волонтерлар аларга капчыкларны машиналарга илтеп салырга булышачак.

Ярминкә 8 сәгатьтән эшли башлый.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International