Шагыйрә гомере җыры аша тоташа мәңгелеккә

2014 елның 30 октябре, пәнҗешәмбе
Һәр төбәкнең мактанычы, горурлыгы булырдай шәхесләре бар. Әдәбият, сәнгать өлкәсендә шагыйрә Саҗидә Сөләйманова исеме аерым урын алып тора. 2006 елдан "Татнефть" ААҖ нең "Рухият" милли яңарыш фонды тарафыннан шагыйрә исемендәге махсус бүләк булдырылып, әдәбият, сәнгать өлкәсендә хезмәт куючы фидакарьләргә бирелү, аның исемен мәңгеләштерү юлында хәлиткеч адым булды. Быел әдәби премияләр һәм стипендияләр тапшыру тугызынчы тапкыр үткәрелеп, Саҗидә Сөләйманова исемендәге үзәк китапханәдә шагыйрәнең һәйкәленә чәчәкләр салу, татар әдәбиятының бүгенге торышы, җирле бүлекчәләр белән ТР Язучылар оешмасы арасында булдырылган бәйләнешләргә багышланган түгәрәк өстәл артында очрашу белән башланып китте.

Чарада Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең мәгариф һәм мәдәният буенча урынбасары Резеда Зәһретдинова, мәдәният идарәсе җитәкчесе Гүзәл Пайдуллина, ТР Язучылар берлеге рәисе, шагыйрь Рәфис Корбанов, "Казан утлары" журналы мөхәррире, шагыйрь Илфак Мирза, "Мирас" журналы мөхәррире, язучы Ләбиб Лерон, Татарстан китап нәшрияты баш мөхәррире Ленар Шәех, нефть төбәге язучылары, Саҗидә Сөләйманова исемендәге премия лауреатлары, студентлар катнашты.

Кичке алтыда әдәбият һәм сәнгать сөючеләр кабаттан Әлмәт драма театры бинасына, 2014 елда С.Сөләйманова исемендәге премияләрне тапшыру тантанасына җыелды.

Беренче булып тәбрикләү сүзе белән "Татнефть"ААҖ генераль директоры урынбасары Р.Н. Мөхәммәдиев чыгыш ясады. Ул өлкән һәм яшь каләм ияләре арасында иҗади бәйгенең абруе арта баруына басым ясап, премия лауреатларын сайлап алуның елдан-ел авырлаша баруын билгеләп үтте, бүләккә лаек булучыларны ихлас котлап, уңышлар теләде.

Резеда Зәһретдинова Әлмәт муниципаль районы башлыгы Мәҗит Салихов исеменнән сәламләп, Саҗидә Сөләйманова исемендәге махсус премия булдырылу - аның колач җитмәс иҗатын югары бәяләү, халыкның ихтирамы, мәхәббәте, дип бәяләде.

Рәфис Корбанов С.Сөләйманова исемендәге премияләр тапшыруны каләм ияләренең күңелләрендә калырлык, онытылмас бәйрәм итеп оештырганнары, зур масштабларда узган чара өчен республикабызның әдәбият, сәнгать әһелләре исеменнән "Татнефть" ААҖ, "Рухият" рухи яңарыш фондына чиксез рәхмәтен белдерде. Быелгы лауреатларның әлеге олы бүләк иясе булырга лаеклы кешеләр булуын ассызыклап, аларга киләчәктә дә уңышлар теләде.

Бәйрәмнең иң көтеп алган, иң дулкынландыргыч минутлары җитте. 2014 елда Саҗидә Сөләйманова исемендәге премиягә 2012 елда чыккан "Тамды яшем" китабы өчен Эльмира Шәрифуллина, "Таш сандык" китабы өчен драматург, язучы Данил Салихов, "Прозаические заметки на веере", "Сердце сердцу рада" исемле китаплары, Г. Ахунов исемендәге музей һәм әдәби берләшмәнең Әлмәттә "Белое перо" филиалын оештырганы өчен Наилә Ахунова лаек булды.

Кызыксындыру премияләре "Миләш елы" китабы өчен Роза Хәбибуллинага(Мөслим районы), "Карт юкәләр яшь чәчәктә" китабы өчен Чыңгыз Мусинга(Әгерҗе районы), "Элеккедән ихлас була алмабыз" китабы өчен Эльмира Һадиевага(Балтач районы) бирелде.

Каләм тибрәтә башлаган яшьләр дә игътибардан читтә калмады. Республикабызның төрле төбәкләрендә яшәп иҗат итүче 10 укучы, студент һәм аспирант С.Сөләйманова исемендәге махсус стипендияләргә лаек булдылар. Алар арасында Әлмәт нефть институты студенты Денис Детистовның да булуы безнең өчен аеруча куанычлы. Алар кечкенә иҗатларына шундый зур бәя биргәннәре өчен бәйгене оештыручыларга олы рәхмәт сүзләрен җиткерделәр, күрсәтелгән ышанычыгызны акларбыз, дип ышандырдылар. Бәйрәм тантанасы Әлмәт татар дәүләт драма театры артистлары, Татарстан Республикасының атказанган артисты Рәсим Низамов, Алсу һәм Фәридә дуэты, Рамил Галимҗановның чыгышлары белән үрелеп барды.

Фәрдия Хәсәнова, "Әлмәт хәбәрләре"
Наил Сәхәпов фотолары


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International