“Салым салу объектының кадастр кыйммәтеннән чыгып физик затларның милке салымы буенча салым базасын санауның Татарстан Республикасы территориясендә бердәм датасын булдыру” закон проекты бер үк вакытта өч укылышта да кабул ителде. Аның нигезендә, физик затларның милкенә салым 2015 елның 1 гыйнварыннан санала, ягъни яңа схема буенча татарстанлылар салымны 2016 елда түли башлый. Шул ук вакытта, бу салымны түләүчеләр өчен барлык ташламалар да саклана.
“Татарстан Республикасы Алабуга районы территориясендә төзелгән сәнәгать-җитештерү тибындагы махсус икътисадый зона оешмалары-резидентлары өчен табышка салым буенча салым ставкасын билгеләү турында”гы Татарстан Республикасы Законына үзгәреш кертү турында” закон проекты да кичә өч укылышта да кабул ителде. Аның нигезендә, “Иннополис” техник-гамәлгә кертү тибындагы махсус икътисадый зонасы резидентлары өчен табышка салым ставкасы киметеләчәк.
Шулай ук, Югары Ослан һәм Лаеш муниципаль районнары территорияләрендә урнашкан “Иннополис” техник-гамәлгә кертү тибындагы махсус икътисадый зонасы резидентлары транспорт салымыннан да азат ителә. Бу “Транспорт салымы турында"гы ТР Законының 6 нчы маддәсенә үзгәреш кертү хакында" закон проектында каралды, дип хәбәр итә ТР Дәүләт Советы Аппаратының җәмәгатьчелек һәм ММЧ белән үзара эшчәнлек бүлеге.