Татарстанда, халык законнар белән таныша, фикер алыша алырлык сервер эшли башлады

2014 елның 30 октябре, пәнҗешәмбе
ТР Дәүләт Советы депутатлары кабул иткән законнар белән хәзер халык интернет челтәрендә таныша ала. Бүгеннән интернетта законнар белән танышу, фикер алышу мөмкинлеге тудыра торган электрон сервис эшли башлады. Бу хакта бүген ТР Дәүләт Советында узган матбугат конференциясендә парламент Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин хәбәр итте.

Бүгеннән алып, “Татарстан Хөкүмәте” сайтында барлык законнар да урнаштырылачак. Серверга сылтаманы ТР Дәүләт Советы сайтында http://tat.gossov.tatarstan.ru табарга мөмкин.

"Татар-Информ"
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International