“Алнас” заводында “Роснефть” өчен энергияне аз тотучы яңа җиһаз эшләнде

2014 елның 31 октябре, җомга
“Римера” компанияләр төркеменең Әлмәттәге “Алнас” заводында «Роснефть-Ставропольнефтегаз” компаниясе өчен югары көчәнешле яңа электр двигателе эшләнде, ул нефть чыгару өчен электр энергиясен 25%тан күбрәк экономияләргә мөмкинлек бирә.

103 габаритлы, 32 кВтлы батырылма электр двигателенең югары температурадан гидросаклавы бар, ул катлам сыеклыгының температурасы 150 градуска кадәр булган скважиналарда эшләүгә исәпләнгән. Энергияне кимрәк тотуга тукланыш көчәнешен арттыру исәбенә ирешелә, шуның аркасында эшләү тогы ике тапкырдан күбрәккә кими. Ә ток кимрәк булганда кабель линияләре җылынудан энергия югалмый, двигательнең кимрәк җылынуы сәбәпле эшләү ресурсы арта.

Хәзер промыселчыларга сынар өчен ПЭД32-103 тибындагы 12 двигатель озатылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International