ЯҢАЛЫКЛАР


26
ноябрь, 2014 ел
чәршәмбе
Татарстанда галим-аграрийлар, кар яумау сәбәпле, уҗымнар өчен борчыла.
Бүген ТР Дәүләт Советының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев Казан шәһәренең 12 нче кызлар гимназиясендә парламент дәресе үткәрде.
Бүген Әлмәт дәүләт муниципаль хезмәт институты базасында язучы Рафаил Төхфәтуллинның 90 еллыгына багышланган республика фәнни-гамәли конференциясе булды.
26 ноябрьдә Бөтендөнья мәгълүмат көне билгеләп үтелә. Ул 1994 елдан башлап Халыкара мәгълүматлаштыру академиясе һәм Бөтендөнья информационологик парламенты инициативасы белән үткәрелә.
Муниципаль “Эколидер” конкурсы барышында 64нче “Солнышко” балалар бакчасында “Актив тикшеренү һәм уен формалары аша мәктәпкәчә яшьтәге балаларда экологик культура формалаштыру” проблемасы буенча иҗат хисабы булды.
Европада тестлау атнасы (21-28 ноябрь) кысаларында Әлмәт СПИД-үзәгендә баш врач Раушания Усманова җитәкчелегендә пресс-конференция булды.
Әлмәт дәүләт нефть институтында миграция сәясәте, терроризмга һәм экстремизмга каршы тору мәсьәләләренә багышланган түгәрәк өстәл утырышы булды.
18нче урта мәктәптә почетлы кунаклар катнашында кадетлыкка кабул итү булды.

25
ноябрь, 2014 ел
сишәмбе
25 ноябрьдә 36нчы “Тылсымлы сарай” балалар бакчасында рус телле тәрбиячеләрнең “Мин татарча эшлим һәм сөйләшәм” дигән республика һөнәри осталык конкурсының муниципаль туры үтте. Бу чараның төп максаты һәм бурычлары – мәктәпкәчә белем бирү системасында эшләүче педагогларның иҗади инициативасын үстерү, рус телле тәрбиячеләрнең татар телендә эшләү осталыкларын, күнекмәләрен ачыклау, татар теле һәм мәдәниятен үзләштерү өчен шартлар тудыру
Әлмәттә “Халык инвентаризациясе” дигән гомумшәһәр акциясе дәвам итә

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International