Әлмәт СПИД-үзәгендә матбугат конференциясе

2014 елның 26 ноябре, чәршәмбе
Европада тестлау атнасы (21-28 ноябрь) кысаларында Әлмәт СПИД-үзәгендә баш врач Раушания Усманова җитәкчелегендә пресс-конференция булды.

Аноним тәртиптә һәм бушлай тестлар үтү кешедә ВИЧ-инфекция бармы-юкмы икәнен белергә, инфекция очрагын ачыклауны озакка сузмаска, шул рәвешле вирусның таралуына юл куймаска мөмкинлек тудыра. Түбән Мактамадагы СПИД-үзәктә ачык ишекләрнең беренче көнендә үк 21 кеше экспресс-тестлау үтте.

Безнең шәһәрдә һәркемгә тестлар тапшыру мөмкинлеге бар, үткән 10 айда 551 кеше тестлау үткән. Моның өчен торган урыныңдагы поликлиникага яки Түбән Мактамадагы СПИД үзәгенә мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Әлмәт районында кешеләр ВИЧ-инфекциягә 2000 елдан тикшерелә башлады. шул вакыт эчендә 1982 кешедә СПИД табылды, шуларның 489ы инде үлде.

Әлегә кадәр бу чирдән дәвалау чарасы уйлап табылмады. Шул ук вакытта аның көчәюенә каршы тора, авыруны хроник формага күчереп, эш сәләтен сакларга, гомерне озайтырга мөмкинлек бирә торган препаратлар бар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International