Мин татарча сөйләшәм һәм эшлим

2014 елның 25 ноябре, сишәмбе
25 ноябрьдә 36нчы “Тылсымлы сарай” балалар бакчасында рус телле тәрбиячеләрнең “Мин татарча эшлим һәм сөйләшәм” дигән республика һөнәри осталык конкурсының муниципаль туры үтте. Бу чараның төп максаты һәм бурычлары – мәктәпкәчә белем бирү системасында эшләүче педагогларның иҗади инициативасын үстерү, рус телле тәрбиячеләрнең татар телендә эшләү осталыкларын, күнекмәләрен ачыклау, татар теле һәм мәдәниятен үзләштерү өчен шартлар тудыру.

Конкурста катнашучыларны район мәгариф идарәсе җитәкчесенең милли мәсьәләләр буенча урынбасары Сирина Заганшина сәламләде. Ул район һәм шәһәр мәктәпкәчә балалар учреждениеләрендә 1304 педагог эшләвен әйтте. Аларга эшләр өчен бөтен шартлар тудырылган. 18 педагог Минзәлә педагогика көллиятендә махсус курс үткән, 103 тәрбияче 36нчы, 47нче, 33нче бакчалар базасында “Ана теле” онлайн-программасы буенча укыган.

Жюри һәм коллегалары каршында төрле бакчалардан 10 рус телле тәрбияче чыгыш ясады. Күбесе бу сынауны уңышлы үтте. Әлбәттә, сөйләмен даими камилләштереп торган торганнарына җиңелрәк булды. Дүрт турлы конкурста беренче чиратта мәгълүматны темасына туры китереп җиткерү, компетентлылык, татарча сөйләшә белү бәяләнде.

Муниципаль турда җиңүчеләр Әлмәт данын Арча педагогик көллияте базасында үтәчәк республика конкурсында якларга тиеш.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International