Әлмәт укучыларына кадет исеме бирелде

2014 елның 26 ноябре, чәршәмбе
18нче урта мәктәптә почетлы кунаклар катнашында кадетлыкка кабул итү булды. Тантанада котлау сүзләре белән район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Резеда Заһретдинова, эчке эшләр бүлеге башлыгы урынбасары подполковник Вера Субботина, ТР гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Әлмәт идарәсе башлыгы Валерий Грезнев чыгыш ясады.

Мәктәп директорының “Кадет исеме бирү турында”гы боерыгын укыганнан соң балаларга таныклыклар һәм погоннар тапшырылды. Кадетлар үзләрен ватанны саклауга тугрылык һәм фидакарьлек белән әзерләргә, ант һәм мәктәп уставы таләпләрен тайпылышсыз үтәргә, бөек Россия хакына дип яшәргә, укырга, иҗат итәргә тантаналы ант бирделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International