АГНИда түгәрәк өстәл: миграция сәясәте, терроризмга һәм экстремизмга каршы тору

2014 елның 26 ноябре, чәршәмбе
Әлмәт дәүләт нефть институтында миграция сәясәте, терроризмга һәм экстремизмга каршы тору мәсьәләләренә багышланган түгәрәк өстәл утырышы булды. Анда хокук саклау органнары вәкилләре, балалар һәм яшьләр эшләре идарәсенең студент яшьләр буенча белгече Д.Б.Галиева, институтның халыкара элемтәләр бүлеге вәкилләре, таҗик һәм әзербайҗан милли диаспоралары җитәкчеләре, студентлар, группа кураторлары катнашты.

Түгәрәк өстәлдә исламистик хәрәкәтнең барлыкка килүе, шәһәрдә экстремистик берләшмәләргә керүчеләрне ачыклау, чит ил студентларының РФ территориясендә яшәү кагыйдәләре, яшьләр мохитендә экстремизм һәм терроризм профилактикасы турында сүз барды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International