Рафаил Төхфәтуллинның 90 еллыгына багышланган республика фәнни-гамәли конференциясе

2014 елның 26 ноябре, чәршәмбе
Бүген Әлмәт дәүләт муниципаль хезмәт институты базасында язучы Рафаил Төхфәтуллинның 90 еллыгына багышланган республика фәнни-гамәли конференциясе булды. Анда галимнәр, язучылар, педагоглар, студентлар һәм язучының иҗатына битараф булмаган кешеләр һәммәсе катнашты.

Чараны ачып, институтның проректоры, Татарстан язучылар берлегенең Әлмәт бүлеге җитәкчесе Рәфкат Шаһиев ярты гомерен Әлмәттә үткәргән язучының иҗатын өйрәнүгә АГИМСта зур игътибар бирелүен әйтте. Шулай ук моннан 20 ел элек Әлмәттә әдәбият, журналистика, театр, музыка, сынлы сәнгать өлкәсендәге, җәмәгать һәм мәгариф эшчәнлегендәге хезмәтләр өчен Рафаил Төхфәтуллин исемендәге премия булдырылганын искә төшерде. Аннары Рафаил Төхфәтуллинның “Рухият” нәшриятында язучының 90 еллыгына багышлап чыгарылган “Минем җаным китапларымда” дигән китабын тәкъдим итте.

КДУ доценты, филология фәннәре докторы Әлфәт Закирҗанов язучының иҗатына анализ ясады, ул 60нчы елларда күтәреп чыккан проблемаларның бүген дә актуаль булуын әйтте. Язучы теленең хислелегенә, матурлыгына, сөйләменең байлыгына игътибар юнәлдерде.

Язучының улы Рөстәм Төхфәтуллин әтисенең хатлары белән таныштырды, аның тормышындагы кызыклы хәлләр турында сөйләде.

Язучылар Әсгат Сәлахов һәм Альберт Хәсәнов язучы турында истәлекләрен уртаклаштылар. Конференциянең икенче өлеше секция утырышларында дәвам итте.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International