64нчы балалар бакчасында иҗат хисабы

2014 елның 26 ноябре, чәршәмбе
Муниципаль “Эколидер” конкурсы барышында 64нче “Солнышко” балалар бакчасында “Актив тикшеренү һәм уен формалары аша мәктәпкәчә яшьтәге балаларда экологик культура формалаштыру” проблемасы буенча иҗат хисабы булды. Анда Экология һәм табигатьтән файдалану департаментының баш белгече Г.А.Рябова, район һәм шәһәр балалар бакчалары педагоглары катнашты.

Өлкән төркемдәге “Табигать авазлары” , урта төркемдәге “Куян күчтәнәчләре”, кече төркемдәге “Авылга сәяхәт”, әзерлек төркемендәге “Төлке һәм тычкан баласы” дигән дәресләр бик кызыклы һәм файдалы, күп нәрсә өйрәтерлек итеп оештырылган иде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International