Тагын бер мөһим вакыйга мактамалылар тормышында булды – бүген «Аэронавт» яшүсмерләр клубы ачылды.
Бүген яңа уку елы башланды. Тантаналы линейкалар шәһәрдә генә түгел, шәһәр тибындагы Түбән Мактама бистәсендә дә узды. Ике мәктәптә узган тантаналарда ТР Яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов һәм шәһәр җитәкчелеге дә булды.
Белем көне - һәр кешегә үзенчә якын бәйрәм. Укучылар һәм студентлар өчен ул кызыклы ачышлар һәм тәэсирләр, дуслар һәм яраткан укытучылар белән очрашулар көтүе белән тулы, ә өлкәннәр өчен – балачак һәм яшьлек, мәктәп иптәшләре турындагы иң җылы хатирәләр белән бәйле.
31 августта Әлмәттә традиция буенча нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре көне билгеләп үтелде. Бу көнне узган күп санлы кызыклы чаралар арасында иң якты спорт вакыйгаларының берсе - «Нефтяник» хоккей командасын тәкъдим итү булды.
Бүген район активы белән узган киңәшмәдә «Кванториум балалар технопаркы» муниципаль белем бирү учреждениесе директоры Рамил Закировның чыгышы тыңланды. Ул 2018-2019 уку елында өстәмә белем бирү учреждениесе эшчәнлеге белән таныштырды.
Алисә Тулынина Кытайның Шэньчжэн шәһәрендә узган Mrs Globe кияүгә чыккан хатын-кызлар арасында Халыкара матурлык конкурсында җиңүче, World skills 2019 илчесе бьюти-өлкәсеннән үзмәшгульләр өчен мастер-класслар сериясе үткәрәчәк.
2019 елның 1 сентябрендә Әлмәт православие гимназиясендә Белем көненә багышланган тантаналы линейка узды.
Быел яңадан Нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре көнендә "Татнефть" хезмәткәрләренең һөнәри осталык конкурсы узды.
Бүген Әлмәт гадәттәгечә ике бәйрәм - Нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре көнен һәм Шәһәр көнен билгеләп үтә.
Әлмәттә Нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре көненә һәм Шәһәр көненә багышланган тантаналар уза.