Түбән Мактама бистәсендә "Аэронавт" яшүсмерләр клубы ачылды

2019 елның 2 сентябре, дүшәмбе

Тагын бер мөһим вакыйга мактамалылар тормышында булды – бүген «Аэронавт»яшүсмерләр клубы ачылды. Ачылыш тантанасында ТР Яшьләр эшләре буенча министры Дамир Фәттахов һәм шәһәр җитәкчелеге катнашты.

«Аэронавт» яшүсмерләр клубына берьюлы ике йөздән артык кеше йөри ала. Капиталь ремонтка республика бюджетыннан 9 млн. сум, базаны ныгытуга 500 мең сум бүлеп бирелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International