"Нефтяник»ны болельщикларга тәкъдим иттеләр

2019 елның 2 сентябре, дүшәмбе

31 августта Әлмәттә традиция буенча нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре көне билгеләп үтелде. Бу көнне узган күп санлы кызыклы чаралар арасында иң якты спорт вакыйгаларының берсе - «Нефтяник» хоккей командасын тәкъдим итү булды.

Мәйданда җыелганнарга яңартылган «Нефтяник» составы тәкъдим ителде. Һәр уенчыны көчле алкышлар белән каршы алдылар. Команданың яңа уенчылары чыгышы аеруча кызыксыну уятты. Аларның барысына да «Нефтяник» АХК Президенты, «Татнефть» ГАҖ генераль директоры урынбасары Ринат Шәфигуллин һәм «Нефтяник» АХК башкарма директоры Мансур Усманов исемле уен майкалары тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International