Бүген яңа уку елы башланды. Тантаналы линейкалар шәһәрдә генә түгел, шәһәр тибындагы Түбән Мактама бистәсендә дә узды. Ике мәктәптә узган тантаналарда ТР Яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов һәм шәһәр җитәкчелеге дә булды.
Түбән Мактаманың 1нче мәктәбе быел юбилейны билгеләп үтәчәк. Бүгенге көндә мәктәптә 538 укучы белем ала. Илледән артык бала бүген беренче тапкыр парта артына утыралар.
Түбән Мактаманың 2нче мәктәбендә барлыгы 22 сыйныф, аларда 600 укучы белем ала.