Белем көне - һәр кешегә үзенчә якын бәйрәм. Укучылар һәм студентлар өчен ул кызыклы ачышлар һәм тәэсирләр, дуслар һәм яраткан укытучылар белән очрашулар көтүе белән тулы, ә өлкәннәр өчен – балачак һәм яшьлек, мәктәп иптәшләре турындагы иң җылы хатирәләр белән бәйле.
Бүген шәһәр һәм район мәктәпләрендә яңа уку елы башлануга багышланган тантаналар уза. Әлмәт муниципаль районында 59 мәктәп һәм 88 мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе, 7 урта һөнәри белем бирү учреждениесе һәм 4 югары уку йорты эшли. Быел шәһәр һәм район мәктәпләренә 25 меңнән артык бала бара, шуларның 3000нән артыгы - беренче сыйныфка.
Бишенче гимназия укыту-тәрбия эшчәнлегендә һәрвакыт яхшы нәтиҗәләр күрсәтә. Инглиз һәм немец телләре буенча Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасының региональ этабында даими җиңүчеләр һәм призерлар, ӘМР балалар иҗтимагый оешмалары смотрында җиңүчеләр, конкурсларда һәм конференцияләрдә призлы урыннар яулыйлар.