Әлмәттә Нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре көненә һәм Шәһәр көненә багышланган тантаналар уза.
Бу көнне нефть башкаласына Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов килде. Визитның төп максаты - Нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре көне һәм Шәһәр көне кысаларында үткәрелгән чараларда катнашу. Әлмәттә Рөстәм Миңнеханов «Нефтяник» хоккей әзерлегенең яңа үзәгендә булды.
«Менә дигән Үзәк һәм спортчылар өчен барлык шартлар да тудырылган. Биредә безнең булачак чемпионнар шөгыльләнәчәк", - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.
Визиты барышында Рөстәм Миңнеханов шулай ук «Кванториум»да узган АгроНТИ – 2019 конкурсының VII Бөтенроссия конференциясендә дә булды.