Бүген Әлмәт гадәттәгечә ике бәйрәм - Нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре көнен һәм Шәһәр көнен билгеләп үтә.
Бәйрәмдә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, «Татнефть» ГАҖ генераль директоры Наил Маганов, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Ринат Сабиров, Татарстан Республикасы Президентының нефть сәнәгате мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Шәфәгать Тәхаветдинов, район башкарма комитеты җитәкчесе Тимур Нагуманов, республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре, җитештерү ветераннары, республиканың нефть төбәге халкы катнашты.
Тантана вакытында төрле тармак хезмәт алдынгыларына дәүләт һәм ведомство бүләкләре тапшырылды.
Бәйрәм программасы бик бай булды: театральләштерелгән тамашада нефть сәнәгатенең барлык тармаклары, аның барлыкка килү тарихы һәм киләчәге күрсәтелде.
Тантаналы өлеш тәмамланганнан соң «Татнефть» төркеменең яшь хезмәткәрләре арасында һөнәри осталык конкурсына старт бирелде.
Бәйрәм дәвам итә. Бүген Әлмәт халкы һәм кунаклары алдында популяр татар һәм Россия артистлары чыгыш ясаячак.