ЯҢАЛЫКЛАР


12
февраль, 2015 ел
пәнҗешәмбе
10 февральдә тыл хезмәткәре Мәвррүрә Шәймәрдәновага 90 яшь тулды. Яңа Кәшер авылындагы ул яшәгән йортка бу көнне әниләрен, әбиләрен котларга дүрт буын җыелды.
Быел Госалкогольинспекциянең Әлмәт территориаль органына сәүдә предприятиеләрендә срогы чыккан азык товарлары сатылу турында 7 сигнал алынды.
Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы мәктәпләрдә Россия гимнын башкару фикерен хуплаган.
Татарстан территориясендә Интернет хезмәтләреннән файдаланучы 3 млн.-нан артык кулланучы теркәлгән.
2015 нче ел – Әдәбият елында ТР муниципалитетларының барлык республика һәм үзәк китапханәләрендә, шулай ук Казан һәм Яр Чаллының үзәк китапханәләре филиалларында, Интернеттан бушлай файдалану өчен, Wi-Fi нокталары урнаштырылачак.
Быел ТР дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталының яңа версиясе эшли башлаячак. Бу хакта бүген Татарстанның Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгының йомгаклау коллегиясе утырышында ТР Премьер-министры урынбасары - мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов хәбәр итте.
2014 елда Россия Монополиягә каршы хезмәтнең ТР буенча идарәсе РФ башкарма хакимият органнары, җирле үзидарә органнарына карата монополиягә каршы законны бозуга чик кую турындагы 92 күрсәтмә биргән, дип белдерде бүген матбугат конференциясендә республика идарәсе җитәкчесе урынбасары Данир Мөхәммәтҗанов.
3-9 февральдә Россиядә инфляция 0,6 процент тәшкил иткән. Бу хакта бүген Росстат белдерде, дип хәбәр итә «Интерфакс».
2-6 февральдә “Җәлилнефть” идарәсенең “Дружба” лагеренда Әлмәт дәүләт нефть институты студентлар активының традицион “Гаудеамус -2015” профильле сменасы булды.

11
февраль, 2015 ел
чәршәмбе
Әлмәт районы сайты “Муниципаль район һәм шәһәр округының иң яхшы сайты” номинациясендә беренче урын алды. Узган ел дәвамында сайтта 4,5 мең яңалык, 1,2 меңнән артык фоторепортаж, 70тән артык видеорепортаж һәм видеоролик урнаштырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International