ТРда Интернет челтәренә киң полосалы чыбыксыз тоташу дәрәҗәсе 73 процентка җиткән

2015 елның 12 феврале, пәнҗешәмбе
Татарстан территориясендә Интернет хезмәтләреннән файдаланучы 3 млн.-нан артык кулланучы теркәлгән. Аларның 970 меңнән артыгы – киң полосалы Интернет абунәчеләре. ТР да Интернет челтәренә киң полосалы чыбыксыз тоташу дәрәҗәсе 73 процентка җиткән. Агымдагы ел азагына Интернетка киң полосалы чыбыксыз тоташу дәрәҗәсен 74 процент итү максаты бар. Әлеге мәгълүматларны бүген ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгының киңәйтелгән коллегия утырышында төп доклад белән чыгыш ясаган ТР вице-премьеры – мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов җиткерде.

Докладчы сүзләренә караганда, актив SIM-карталар белән кәрәзле элемтә үтеп керү дәрәҗәсе бүгенге көндә 172 процент тәшкил итә. Кәрәзле элемтәнең актив абунәчеләре саны 6,5 млн.-нан артып киткән.

Россия күләмендә исә халыкның 62 проценты Интернет челтәреннән файдалана. Бу хакта коллегия утырышында катнашкан РФ элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Николай Никифоров хәбәр итте.

“Россиядә кече торак пунктларга кадәр җепселле-оптик элемтә линияләре төзелеше гамәлгә ашырылачак. Бу бик зур казаныш. Шул рәвешле, Россиядә авыл җирлегендә яшәүчеләр 10 мегабиттлы югары тизлекле һәм бәясе ягыннан кыйбат булмаган Интернетка ия була алачак. Бу бик зур төзелеш, һәм ул, һичшиксез, 3-4 ел эчендә башкарылачак. Шулай итеп, Россиядә яшәүчеләрнең 97 проценты яхшы сыйфатлы Интернет челтәренә тоташа алачак”, - дип ышандырды Николай Никифоров.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International