Мәктәпләрдә көн саен Россия гимнын җырлый башларга мөмкиннәр

2015 елның 12 феврале, пәнҗешәмбе
Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы мәктәпләрдә Россия гимнын башкару фикерен хуплаган. "Мәктәпләрдә гимн башкару балаларны тәрбияләүнең патриотик аспектын ныгытачак, бу - позитив башлангыч", - диде министрның беренче урынбасары Наталья Третьяк.

Мәктәпләрдә гимн җырлау башлангычы белән Калуга өлкәсе Мәгариф һәм фән министрлыгы чыгыш ясаган.

Төбәк ведомствосы боерыгы нигезендә, Калуга укучылары 2015 елның 1 сентябреннән башлап, көн саен дәресләр алдыннан Россия гимнын җырлаячак. "Патриотлык рухы тәрбияләү максаты белән гимн башкару тәҗрибәсе күп илләрдә бар. Кайчагында халыкара ярышларда спортчыларның, сүзләрен белмәү сәбәпле, гимнны җырлый алмауларын күрү бер дә яхшы түгел", - дигән шул уңайдан Кулуга өлкәсе губернаторы Анатолий Артамонов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International