Тыл хезмәтчәне Мәврүрә Шәймәрдәнова 90 яше тулуны билгеләп үтте

2015 елның 12 феврале, пәнҗешәмбе
10 февральдә тыл хезмәткәре Мәвррүрә Шәймәрдәновага 90 яшь тулды. Яңа Кәшер авылындагы ул яшәгән йортка бу көнне әниләрен, әбиләрен котларга дүрт буын җыелды.

Мәврүрә апа Гөлбакча авылында ишле гаиләдә туып үскән. Нәселләре озын гомерле, ире белән 63 ел гомер итеп, үзе дә биш бала үстергән.

Мәврүрә әбигә кыенлыкларны күп күрергә туры килгән. Сугыш башлангач, аны 16 яшеннән Пермь якларына төзү эшенә җибәргәннәр. Ачлы-туклы яшәп, көнгә 12 шәр сәгать эшләп туң чапканнар, көнбатыштан күчеп килгән завод биналары өчен нигез чокырлары казыганнар.

Аны котларга социаль яклау идарәсеннән, сәламәтлек саклау ветераннары оешмасыннан, үзе санитарка булып эшләгән үзәк район дәваханәсеннән килгәннәр иде. Әбине медицина көллияте студентлары да тәбрикләде. Ветеранга РФ президенты Владимир Путиннан котлау телеграммасы, район башлыгы Мәҗит Салиховтан котлау адресы һәм истәлекле бүләк тапшырылды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International