Белә торып сыйфатсыз продуктлар сату – кешеләр алдында җинаять

2015 елның 12 феврале, пәнҗешәмбе
Быел Госалкогольинспекциянең Әлмәт территориаль органына сәүдә предприятиеләрендә срогы чыккан азык товарлары сатылу турында 7 сигнал алынды. Шундый продуктлар сатучы сәүдә нокталары арасында Әлиәттәге “Сәлам” һәм “Гүзәл” кибетләре дә бар. Кибетләрдә срогы чыккан продуктлар сату сәүдә кагыйдәләрен һәм “Кулланучылар хокукларын яклау турында” РФ законын тупас бозу булып тора.

Срогы чыккан азык-төлек куллану тормышка һәм сәламәтлеккә зыян китерү мөмкинлеген гражданнарның исенә тагын бер кат төшерәсе килә. Андый хәлләр булганда канәгатьсезлек белдереп кенә калырга түгел, Госалкогольинспекциянең Әлмәт территориаль органына язмача хәбәр итәргә кирәк.

Ул Әлмәттә Гафиятуллин урамы, 26нчы йортта урнашкан. Телефоны (8553) 22-21-33

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International