ЯҢАЛЫКЛАР


8
июль, 2015 ел
чәршәмбе
Бүген, 8 июль – Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә, Түбән Мактама бистәсендә яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Сәет Сәгыйтов үзенең туган көнен билгеләп узды. Аның белән бергә тормыш иптәше Рәкыя апаның да бу көнне гомер бәйрәме. Матур традицияне дәвам итеп гаилә ул көнне кунаклар кабул итте. Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе исеменнән ветераннарны башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Алексей Грушин тәбрикләде.

7
июль, 2015 ел
сишәмбе

8 июльдә Россиядә республикада традицион булган Гаилә , мәхәббәт һәм тугрылык көне билгеләп үтеләчәк. Бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифинг әлеге темага багышланды.
3-7 июльдә Казанда БРИКС Яшьләр саммиты узды. Биш илне – Бразилия, Россия, Һиндстан, Кытай һәм Көньяк Африканы берләштергән БРИКС халыкара оешмасының яшьләр җыены беренче тапкыр оештырыла.

6
июль, 2015 ел
дүшәмбе
Бүген шәһәр паркының үзәк сәхнәсендә Әлмәт дәүләт муниципаль хезмәт институты чыгарылыш студентларын тәбрикләү тантанасы булып узды. Башкарма комитет, Совет һәм шәхсән үз исеменнән студентларны район башлыгы урынбасары Наҗия Хәйдәрова котлады.
Бүген башкарма комитетта район активы белән планерка узды. Аны башкарма комитет җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары Марат Гирфанов алып барды. Планерка барышында узган атнага йомгак ясалды һәм киләчәк айга палннар билгеләнде.

4
июль, 2015 ел
шимбә
“Бердәм Россия” партиясе Рөстәм Миңнехановны Татарстан Республикасы Президентына кандидат итеп күрсәтте. Карар “Бердәм Россия” бөтенроссия сәяси партиясе Татарстан региональ бүлекчәсенең XXIII конференциясенең беренче этабында Казанда кабул ителде.
Татарстан Республикасында төзелеш объектларында 2015 елның узган алты аенда 23 бәхетсезлек очрагы теркәлгән. Аларның төп сәбәбе – биек җирдән егылып төшү. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.

3
июль, 2015 ел
җомга
Бүген «Татнефть» ААҖ һәм Әлмәт шәһәре медсанчастендә медицина учреждениесенең 60 еллыгына багышланган бәйрәм концерты булып узды. Тантаналар залында учреждениенең иң яхшы белгечләре, ветераннар җыелды, аларны котларга шәһәр һәм район хакимияте, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы җитәкчеләре, башка кадерле кунаклар килде.
2нче июль кичендә Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Хәйруллин шәһәребезнең үзәк мәчетендә ифтар мәҗлесе үткәрде. Әлеге мәҗлестә хакимият вәкилләре, район һәм шәһәр имамнары, диаспоралар җитәкчеләре һәм шулай ук мәчеткә йөрүче мәхәллә халкы катнашты.

2
июль, 2015 ел
пәнҗешәмбе
РФ Президенты указларын гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча Татарстан Министрлар Кабинеты утырышы узды

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International