Әлмәт муниципаль районнар белән уздырылган республика киңәшмәсендә катнашты
2015 елның 4 июле, шимбә
Татарстан Республикасында төзелеш объектларында 2015 елның узган алты аенда 23 бәхетсезлек очрагы теркәлгән. Аларның төп сәбәбе – биек җирдән егылып төшү. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.
Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков та катнашты.
Ирек Фәйзуллин шулай ук хәбәр иткәнчә, Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе һәм Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәт инспекциясе тарафыннан 2015 ел башыннан 565 тикшерү уздырылган. Хезмәтне саклау нормаларын һәм кагыйдәләрен бозган өчен барлыгы 12 млн. 108 мең сумлык 366 карар чыгарылган.
Татарстан Республикасында 2015 елның 3 июленә 1 млн. 60,5 мең кв. м. торак файдалануга тапшырылган, бу еллык заданиенең 44,2%ын тәшкил итә.
2015 елның 3 июленә социаль ипотека программасы буенча 776 фатирлы гомуми мәйданы 43 мең кв.метрлы 46 йорт файдалануга тапшырылган. Соңгы ике атна эчендә 407 фатирлы гомуми мәйданы 22 мең 722 кв. м. булган 6 объект эксплуатациягә кертелгән.
2015 елда аренда торагы төзү программасы кысаларында 71 мең 399 кв. метрлы 21 торак йорт төзү планлаштырыла.
Бөек Ватан сугышы ветераннарының торак шартларын яхшырту программасы буенча республикада 192 ветеран өчен 47 йорт төзелә.