Айрат Хайруллин: “Без Әлмәт муниципаль районы сәламәтлек саклау системасына белгечләрне җәлеп итүгә комфортлы шартлар булдыру өчен тырышабыз”

2015 елның 3 июле, җомга
Бүген «Татнефть» ААҖ һәм Әлмәт шәһәре медсанчастендә медицина учреждениесенең 60 еллыгына багышланган бәйрәм концерты булып узды. Тантаналар залында учреждениенең иң яхшы белгечләре, ветераннар җыелды, аларны котларга шәһәр һәм район хакимияте, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы җитәкчеләре, башка кадерле кунаклар килде.

Концерт программасы медицина учреждениесенең 60 еллыгы тарихын үз эченә алган фильмны караудан башланып китте.

ТР Сәламәтлек саклау министры Адель Вафин бүгенге вакыйганы чын мәгънәсендә тарихи дип атады, аның әһәмиятен ассызыклады. Министр соңгы 6-7 ел эчендә ирешелгән уңышларга тукталды.
Шуны да билгеләп узарга кирәк, талантлы кардиохирург Ренат Акчуриннның тырышлыгы белән медсанчасть бүгенге көндә беренче класслы белгечләр белән комплектацияләнгән. Шуңа күрә дә югары технологияле медицина ярдәме алу хәзер республиканың көньяк-көнчыгышында яшәүчеләрнең барысы өчен дә мөмкин.

Медицина хезмәткәрләрен Президентның нефть сәнәгате буенча киңәшчесе Шәфәгать Тәхаветдинов котлады. Ул нефть чыганакларының эшкәртелә башлаган көненнән бирле нефтьчеләрнең һәм медикларның кулга кул тотынышып эшләүләрен ассызыклады.

“Татнефть” ААҖ генераль директоры урынбасары Рөстәм Мөхәммәдиевтән медучреждение коллективы рәхмәт сүзләре һәм Истәлекле адрес кабул итеп алды.
Шәһәр һәм район халкы исеменнән рәхмәт сүзләрен ӘМР башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Хәйруллин җиткерде.
- Соңгы елларда ӘМРда сәламәтлек саклау системасына белгечләрне җәлеп итү өчен зур эшләр башкарыла. 10 ел эчендә 52 гаилә ташламалы шартларда фатирлы һәм 18 белгеч, 500 000 сумлык грантны исәпкә алып, фатир алу мөмкинлегенә ия булды. Хәзерге вакытта 9 студент социаль программа буенча Казан медицина университетында белем ала. Без районда яшәүчеләр өчен комфортлы шартлар тудыру өстендә эшлибез, - дип ассызыклады Айрат Хәйруллин.
Коллегаларын данлыклы кардиохирург Ренат Акчурин кайнар котлады. 90 нчы еллар башында Америка белгече Майкл Де-Бейки белән Әлмәткә заманча медицина үзәге төзү белән килә. Шуннан бирле Ренат Сөләйманович шәһәребезнең иң кадерле кунагына әверелде. Алтын куллы һәм олы йәрәкле кеше, оста белгеч катлаулы операцияләр ясап, күпләгән якташларыбызга икенче тормыш бүләк итте, шуның белән зур абруй казанды.

Юбилей уңаеннан медсанчастьнең иң яхшы белгечләре хөкүмәтебез бүләкләренә дә лаек булдылар. “Татарстанның атказанган табибы” исеменә Ринат Харисов, “ТРның атказанган сәламәтлек саклау хезмәткәре” исеменә Лидия Радионова һәм Алсу Хаҗиева лаек булдылар. Медсанчасть коллективына ТР Президентының Рәхмәт хаты тапшырылды.

Медицина учреждениесенең баш табибы, медицина фәннәре кандидаты Мөнир Закирҗанов ихластан республика һәм район җитәкчелегенә, “Татнефть” ААҖнә бүгенге һәм алдагы эшчәнлеккә мөмкинлекләр тудырганнары өчен рәхмәтен белдерде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International