Айрат Хәйруллин “Бердәм Россия” партиясенең региональ конференциясендә катнашты

2015 елның 4 июле, шимбә
“Бердәм Россия” партиясе Рөстәм Миңнехановны Татарстан Республикасы Президентына кандидат итеп күрсәтте. Карар “Бердәм Россия” бөтенроссия сәяси партиясе Татарстан региональ бүлекчәсенең XXIII конференциясенең беренче этабында Казанда кабул ителде.

Конференция эшендә Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутатлары, Татарстан Республикасы районнары администрацияләре башлыклары, инициатив төркем әгъзалары, иҗтимагый оешмалар һәм партия тарафдарлары хәрәкәте вәкилләре катнашты.

Искәртеп узабыз, 2015 елның 27 июнендә республикада беренче президент праймеризлары уздырылды, аларда сайлаучыларның 95%ы Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов өчен тавыш бирде. Иң күп тавыш җыйган калган ике кандидат Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов һәм Россия Федерациясе Президенты администрациясенең Эчке сәясәт идарәсенең элеккеге җитәкчесе Олег Морозов булды.

Партия конференциясенә кадәр үк Рөстәм Миңнехановны Татарстан Республикасы Президенты вазыйфасына күрсәтүне республиканың эре предприятиеләре хезмәт коллективлары хуплады.

Бүгенге конференциядә “Бердәм Россия”дән кандидатны билгеләү өчен партиянең җирле бүлекчәләреннән 316 делегат тавыш бирде. Тавыш бирү нәтиҗәләре буенча Рөстәм Миңнеханов кандидатурасын 311 делегат хуплады. Марат Әхмәтов һәм Олег Морозов берәр тавыш алды.
Шулай ук көн тәртибе кысаларында делегатлар Татарстан Республикасы Президентын сайлауларда сайлау алды программасын расладылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International