Әлмәттә 89 яшьлек сугыш ветеранын тәбрикләделәр

2015 елның 8 июле, чәршәмбе
Бүген, 8 июль – Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә, Түбән Мактама бистәсендә яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Сәет Сәгыйтов үзенең туган көнен билгеләп узды. Аның белән бергә тормыш иптәше Рәкыя апаның да бу көнне гомер бәйрәме. Матур традицияне дәвам итеп гаилә ул көнне кунаклар кабул итте. Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе исеменнән ветераннарны башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Алексей Грушин тәбрикләде.

Котлау сүзләрен халыкны социаль яклау идарәсе җитәкчесе Кадрия Гиматдинова, “Татнефть-УРС” оешмасы вәкиле, Түбән Мактама бистәсе авылы җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Владимир Михайлов һәм башкалар да җиткерде.

Сәгыйтовлар 62 ел бергә яшиләр. Ике туган көнне дә гел шулай бергә уздырылар. Бүгенге көндә аларның 5 оныклары, 2 оныкчыклары бар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International