Рөстәм Миннеханов: “Татарстан талантларны үзенә тартучы төбәк булсын өчен без яшьләр белән эшне көчәйтәбез”

2015 елның 7 июле, сишәмбе
3-7 июльдә Казанда БРИКС Яшьләр саммиты узды. Биш илне – Бразилия, Россия, Һиндстан, Кытай һәм Көньяк Африканы берләштергән БРИКС халыкара оешмасының яшьләр җыены беренче тапкыр оештырыла.

Ачылу тантанасында катнашучыларны сәламләп, ТР Президенты вазифаларын башкаручы Рөстәм Миннеханов БРИКС яшьләр саммитын үткәрү урыны итеп Казанны сайлаулары өчен рәхмәт сүзләрен җиткерде. Ул кыскача гына Татарстанда яшьләр хәрәкәте, яшьләр эшләрнең ничек оештырылуы турында сөйләде. “Татарстан талантларны үзенә тартучы төбәк булсын өчен без яшьләр белән эшне көчәйтәбез,”- дип белдерде ул.

Яшьләр эшләре буенча федераль агентлык җитәкчесе Сергей Поспелов сүзләренә караганда, саммитка барлыгы биш илдән төрле өлкәдә талантларын күрсәткән 300гә якын яшь кеше чакырылган. БРИКС илләренең яшьләрен үзара аралаштыру киләчәктә стажировкалар оештыру һәм башка проектлар аша дәвам итәчәк.

Чара барышында яшьләр Казанның һәм Татарстанның тарихи, мәдәни байлыклары белән дә танышты. Алар Зөя утравын, IТ–паркны, “Иннополис” шәһәрчеген барып күрделәр. 6 июль көнне БРИКС илләренең яшьләр эшләре министрлыклары башлыклары катнашында яшьләр сәясәте өлкәсендә хезмәттәшлек итү турындагы Меморандумга кул куелды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International