Рөстәм Миңнеханов: «Май указлары» үтәлеше өчен безнең министрлар шәхсән җаваплы”

2015 елның 2 июле, пәнҗешәмбе
РФ Президенты указларын гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча Татарстан Министрлар Кабинеты утырышы узды.

«Май указлары» үтәлеше өчен безнең министрлар шәхсән җаваплы.

Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның 2012 елның 7 маендагы указларын гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты утырышында әйтте. Чара Татарстан Республикасының барлык муниципаль районнары белән видеоконференция режимында узды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, Татарстан Республикасы Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре катнашты, дип белдерә ТР Президенты матбугат хезмәте.

Утырышта катнашучыларга мөрәҗәгать итеп, Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, «май указлары»нда хакимият структуралары эшенең төп юнәлешләре чагылган. Аларга бөтен илебез халкын борчыган мәсьәләләр кертелгән, диде ул.

Рөстәм Миңнеханов эшсезлеккә каршы көрәшне мөһим мәсьәлә дип атады. Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте өстәмә эш урыннары булдыру буенча чаралар комплексы эшли. Халыкны эшкә урнаштыруда бизнес-сектор да ярдәм итә ала, дип саный Рөстәм Миңнеханов. «Технопарклар, махсус икътисадый зоналар һәм бизнес-инкубаторлар оештыру – болар барысы да бизнеска ярдәм итәр һәм ул үз эшен тизрәк башлап җибәрә алсын өчен», - дип белдерде ул.

Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру өчен республиканың ике юнәлеше бар. Беренчесе – тора-бара йөкләнешне арттырып, оптимальләштерү. Икенчесе - экспансия, яңа базарлар эзләү, киләчәктә хезмәт нәтиҗәлелеген арттырып, җитештерү күләмнәрен күбәйтү. «Барлык бу чаралар тормыш эшчәнлеге өчен кирәк. Түбән хезмәт җитештерүчәнлеге һәрвакыт банкротлыкка китерә», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы сәламәтлек саклау өлкәсенә аерым игътибар бирерү заруриятен әйтте. Бу беренче чиратта, тормыш сыйфаты мәсьәләләре, диде ул. «Бүген хезмәт яшендәге бик күп кеше үлә. Асылда, диспансеризация булмаганнан, тиешле медицина ярдәме юклыктан, - диде ул. – Беренчел медицина звеносы мәсьәләсен хәл итәргә кирәк. ФАПларны төзеп кенә калмаска, аларга белгечләрне эшкә урнаштырырга да кирәк».

Рөстәм Миңнеханов торак мәсьәләсенә тукталып, тузган һәм авария хәлендәге тораклар мәсьәләсе – Россиядә төп мәсьәләләрнең берсе, диде ул. Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, акча һәм ресурслар булмау бу мәсьәләне хәл итүгә комачауламаска тиеш.

«Без бу бурычны үтәр өчен теләсә нинди мөмкинлекләр табарга тиеш. Авария хәлендәге торак буенча безнең карарны төрлечә бәяләргә мөмкин. Әмма бу – без тәкъдим итә алырлык бердәнбер дөрес юл. Бәлки ул кайбер кешеләр фикеренә туры килмидер дә, әмма бу безнең карар һәм бары тик Татарстан гына моны эшли ала», - дип белдерде Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы.

Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, республикада Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды эшләп килә, аның аша авария хәлендәге торакта яшәүчеләр өчен яңа фатирлар төзелә. «Яңа торакны файдалануга тапшырырга кирәк. Һәм ул күпләр өчен мөмкин булырга тиеш. Алып булмаган торак беркемгә дә кирәкми», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Демография мәсьәләләрен хәл иткәндә яшь гаиләләр өчен гарантияләр булдырырга кирәк, дип дәвам итте Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы. Балалар бакчалары, мәктәпләр ачарга. «Без күп кенә бакчаларның хәзерге нормаларга һәм таләпләргә туры килмәвен беләбез. Әмма бу мәсьәләне тиз генә хәл итә алмыйбыз, - дип җаный Рөстәм Миңнеханов. - 2008 елдан алып 2015 елга кадәр без күп фатирлы йортларның 2/3сен ремонтладык. Өч ел эчендә 500ләп мәктәпне торгыздык. Безнең бурыч – боларны хәл иткәндә төгәл аңлаешлы системалы алымнар булдыру».

Шулай ук Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Президенты указларында булмаган мәсьәләләрне дә күтәрде – күп балалы гаиләләргә җир кишәрлекләре бирү программасын гамәлгә ашыру. Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, бүген бу эш яртылаш кына башкарылган: гаиләләргә җир бирелгән, әмма кирәкле коммуникацияләрсез генә. Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы муниципалитетлар башлыкларына тормыш өчен кирәкле шартлар булган урыннардан гына җир бирергә кушты.

«Без яхшы эш эшләдек, җир бирдек, аннары бар да тукталып кала. Бернинди инфраструктурасы булмаган килеш, ничек бу җир кишәрлекләрен үзләштерергә? Трансформатор куегыз, су үткәрегез, вак таштан юл салыгыз. Алар бит безнең кешеләр! Үз вазыйфаларыгызны үтәгез: иганәчеләр җәлеп итегез, программалар буенча эшләгез», - дип шелтәләде Рөстәм Миңнеханов.

Соңыннан Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, «май указлары» үтәлеше өчен безнең министрлар шәхсән җаваплы. Указларны гамәлгә ашыру – хакимият вәкилләренең төп эше, диде ул.

Аннары нотыклар белән Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, Татарстан Республикасы икътисад министры Артем Здунов, Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова, Татарстан Республикасы мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин чыгыш ясады.

«Татар-информ»
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International