ЯҢАЛЫКЛАР


12
август, 2015 ел
чәршәмбе
Бүген Татарстан муниципаль озын маршрутлары буенча уңайлы автобуслар йөри башлады, дип хәбәр итә ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте.
ТР Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы ел саен үткәрә торган “ЭКОлидер” һәм “Кеше һәм табигать” республикакүләм конкурслары башлануын игълан итте.

11
август, 2015 ел
сишәмбе
Әлмәт районы авыл хуҗалыгы һәм азык– төлек идарәсеннән алынган оператив мәгълүматларга караганда, 11 августка 20 мең гектарда бөртекле культуралар ектырылган, 40 мең тоннадан артык ашлык суктырылган.
Район башлыгы Айрат Хәйруллин бүген шәхси сораулар буенча гражданнарны кабул итте. Очрашу барышында ул әлмәтлеләрнең тәкъдимнәрен һәм сорауларын тыңлады
Бүген ӘМР хакимияте башлыгы Айрат Хәйруллин нефть скважиналары бораулау һәм аларга хезмәт күрсәтү буенча Россия Федерациясендә иң эре предприятиеләрдән саналган “Татбурнефть” идарәче компаниясе эшчәнлеге белән танышты.
Бүген Әлмәт муниципаль районы хакимияте башлыгы Айрат Хәйруллин “ТаграС – Энергосервис” ҖЧҖндә булды.
1 июльдән РФ юл йөрү кагыйдәләренә үзгәрешләр кертелгәнлеге искәртелә
РФ Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгына, федерация субъектларының башкарма хакимият органнары һәм башка профильле ведомстволар белән бергә, быел корылыктан зыян күргән авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә дәүләт ярдәме күрсәтү турындагы мәсьәләне тикшерүне йөкләгән.
2019 елда һөнәр осталыгы буенча WorldSkills Competition дөнья чемпионаты Казанда узачак. Бу хакта WorldSkills Генераль Ассамблеясы утырышы йомгаклары буенча билгеле булды, утырыш Сан-Паулуда (Бразилия) узды.

10
август, 2015 ел
дүшәмбе
Бүген Белоглазов урамы 121 нче йорт ишек алдында чираттагы балалар мәйданчыгы ачылды. Әлеге ишек алдында 366 кеше яши, шуларның 56 сы балалар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International