Татарстанда “ЭКОлидер” һәм “Кеше һәм табигать” конкурслары үткәрелүе игълан ителде

2015 елның 12 августы, чәршәмбе
ТР Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы ел саен үткәрә торган “ЭКОлидер” һәм “Кеше һәм табигать” республикакүләм конкурслары башлануын игълан итте.

Министрлык сайтының “Конференцияләр, бәйгеләр, грантлар” сәхифәсендә тәгаенләнгәнчә, 1 сентябрь көнне “ЭКОлидер” конкурсы башлана. Конкурс, әйләнә-тирә мохитне саклау, экологик куркынычсызлык мәсьәләләренә җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итү һәм предприятиеләрнең табигатьне саклау буенча алып барылган эшчәнлеген бәяләү максатыннан, үткәрелә.

Конкурста предприятиеләр һәм оешмалар электроэнергетика, нефть чыгару һәм нефть-химия сәнәгате, төзелеш материаллары җитештерү, машина төзелеше, шулай ук урман һәм агач эшкәртү сәнәгате, икенчел ресурсларны җыю һәм эшкәртү, агросәнәгать комплексы һәм азык-төлек сәнәгате, торак-коммуналь комплекс – барлыгы 8 тармак буенча бәяләнә, муниципаль берәмлекләрнең җирле үзидарәләре һәм белем бирү оешмалары – 3әр юнәлештә: беренчеләре шәһәр, муниципаль район, авыл җирлеге территорияләрендә әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә казанышлары өчен, икенчеләре – мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә, гомуми белем бирү учреждениеләрендә, югары уку йортларында һәм өстәмә белем бирү оешмаларында экологик белем бирүдә.

Иҗтимагый берләшмәләр һәм ТР гражданнары арасындагы конкурста 4 номинация каралган: “Иҗтимагый хәрәкәтнең эколидеры”, “Иҗтимагый оешмалар”, “Гражданнар”, “Халык контроле”.

Шулай ук 1 сентябрьдән “Кеше һәм табигать” конкурсына эшләр кабул ителә башлый. Ул республика ММЧ эшчәнлеген активлаштыру, экология темасын яктыртып бару белән шөгыльләнүче журналистларның һөнәри осталыгын үстерүне күздә тотып үткәрелә. Иҗади конкурста республика, район, шәһәр, электрон, басма һәм телерадиотапшырулар буенча ММЧ журналистлары һәм иҗат төркемнәре, берләшмәләре, шулай ук предприятие, учреждение һәм оешмаларның корпоратив ММЧ вәкилләре катнаша ала. Эшләр 8 номинациядә бәяләнә: “Вакытлы басма матбугатта иң яхшы мәкалә”, “Иң яхшы телесюжет”, “Иң яхшы радиосюжет”, “Иң яхшы фотохезмәт”, “Электрон басмалардагы иң яхшы материал”, “ММЧда экологик акцияләр уздырган өчен”, “Экологтк журналистикада иң яхшы иҗади дебют”, “Экологик роликлар булдырган өчен”.

Шушы ике конкурска 420049. Казан ш., Павлюхин ур., 75 адресы буенча «На конкурс «Эколидер» каб.108» яки «Человек и природа» каб.211» дигән тамга белән җибәрелгән материаллар 15 ноябрьгә кадәр кабул ителә, декабрь аенда исә йомгак ясала.


"Татар-информ"
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International