Татарстанда озын маршрутлар буенча уңайлы автобуслар йөри башлады

2015 елның 12 августы, чәршәмбе
Бүген Татарстан муниципаль озын маршрутлары буенча уңайлы автобуслар йөри башлады, дип хәбәр итә ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте.

Мондый карар "Южный" автовокзалы җитәкчелеге, пассажирлар саны артуга бәйле рәвештә, кабул иткән.

Әлеге автобуслар Казаннан 08.35тә Чистайга, аннары - Кама Аланы, Түбән Кама һәм Чаллыга китә.


"Татар-информ"
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International