Айрат Хәйруллин: ”Әлеге балалар мәйданчыгы сезнең бергәләп аралашу , дуслашу урыны булсын”

2015 елның 10 августы, дүшәмбе
Бүген Белоглазов урамы 121 нче йорт ишек алдында чираттагы балалар мәйданчыгы ачылды. Әлеге ишек алдында 366 кеше яши, шуларның 56 сы балалар.

Ачылу тантанасына килүчеләрне тәбрикләп ”Әлеге балалар мәйданчыгы сезнең бергәләп аралашу , дуслашу урыны булсын”– дип үзенең теләкләрен Җиткерде район хакимияте башлыгы Айрат Хәйруллин.

Искәртеп узабыз, Әлмәттә куелачак 30 балалар мәйданчыгы да Айрат Хәйруллин инициативасы белән “Мин яраткан ишек алды” проекты кысаларында гамәләгә куела.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International