Россия Хөкүмәте корылыктан зыян күргән хуҗалыкларга булышмакчы

2015 елның 11 августы, сишәмбе
РФ Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгына, федерация субъектларының башкарма хакимият органнары һәм башка профильле ведомстволар белән бергә, быел корылыктан зыян күргән авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә дәүләт ярдәме күрсәтү турындагы мәсьәләне тикшерүне йөкләгән.

"Корылык аракасында авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләргә килгән зыян күләменнән чыгып, РФ Хөкүмәтенә авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә өстәмә дәүләт ярдәме күрсәтү турындагы тәкъдимнәрне бирергә", - диелгән 3 август көнне Сочида узган 20015 елда авыл хуҗалыгы урып-җыю эшләре баршы турындагы селектор киңәшмәнең йомгаклау материалларында.

Моннан тыш, Дмитрий Медведев иминият очрагы туган очракта, авыл хуҗалыгы культуралары һәлак булу критерийларын киметү өлешендә "Авыл хуҗалыгы иминияте өлкәсендә дәүләт ярдәме турында һәм "Авыл хуҗалыгын үстерү турында"гы федераль законга үзгәрешләр кертү турында"гы Федераль законга үзгәрешләр кертүнең дә максатка ярашлыгы хакындага мәсьәләне тикшерергә кушкан.

Искәртеп узабыз: быел Россиядә тугыз төбәк корылыктан зыян күрде. Волгоград, Сарытау, Самара, Оренбург һәм Иркутск өлкәләре, Байкал аръягы (Забайкалье) крае, Тыва, Бурятия һәм Калмыкия республикаларында 1,7 млн гектарга якын чәчүлек һәлак булды. Авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә килгән зыян 7,6 млрд сумга якын дип бәяләнә.

"Татар-информ"
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International